Азнакай шәһәрендә яшәүчеләрнең иҗат белән шөгыльләнү, сәләтләрен үстерү, талантларны ачыклау өчен мөмкинлекләр артты. Шәһәрдә күп функцияле үзәк ачылды.
Яңа Юл микрорайонында 30 урам исәпләнә, анда 3 меңнән артык кеше яши. Шул исәптән җир кишәрлекләре алган күп балалы гаиләләр дә бар. Шуңа күрә тантаналы шартларда кызыл тасманы кисәргә үзәкнең булачак төп хуҗалары – сабыйларга ышанып тапшырдылар. Биредә 200 тамашачыга исәпләнгән уңайлы зал, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, түгәрәкләр өчен кабинетлар җиһазландырылган. Шунда ук территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре халыкны кабул итүне дә оештырачак.
Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы башлыгы