Татарстанның IT-башкаласы — Иннополиска 9 резидент-компания яңа тәкъдимнәр белән килде. Аерым икътисадый зона Күзәтчелек советының чираттагы утырышы нәтиҗәләре әнә шундый.
Утырышны республика президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Компанияләр 43 миллиард сумлык инвестиция кертә, 250 эш урыны булачак. Бу әле беренче этап кына. Якындагы өч елда 500гә кадәр эш урыны ачу күздә тотыла. Яңа резидентлар пилотсыз метро системасын, электромобильләр зарядкасы кушымталарын эшләү, башка төрле юнәлешләр белән дә шөгыльләнә. Россиянең иң яшь шәһәрендә эшлекле инфраструктурадан тыш, резидентларның берсе якындагы биш елда торак фатирлар һәм җитештерү-офис биналарын да төзи башлаячак.