Игелеккә ни җитә! Түбән Камадагы “Яңарыш” хәйрия фонды Төзүчеләр бистәсендә урнашкан “Иман нуры” мәчетенә азык-төлек тартмалары тапшырды. Әлеге җыелмалар шәһәрдә яшәүче хәйриячеләр ярдәме белән туплана һәм мохтаҗларга өләшенә. Тулырак алдагы видеоязмада. Ярмалар, көнбагыш мае, макарон ризыклары, тәм-томнар. Азык-төлек җыелмаларында озак саклана торган продуктлар. Бүген тартмаларны – Төзүчеләр бистәсендә урнашкан “Ислам нуры” мәчетенә алып киләләр. Хәйрия чарасын “Яңарыш” фонды оештыра. Күчтәнәчләр күп балалы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тапшырылачак – тартмаларны тарату белән аллаһ йорты имам-хатыйбы шөгыльләнәчәк Мидхәт хәзрәт Әбделганиев “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы
Азык-төлек алучылар исемлеге — халкыны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау идарәсе тарафыннан төзелә – азык-төлек җыелмалары адресатларга – шушы көннәрдә барып җитәчәк.