27 һәм 28 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Мио, минем Мио!» спектакле премьерасын тәкъдим итте. Спектакль Астрид Линдгренның шул исемдәге балалар повесте нигезендә эшләнгән. Бу хакта алдагы язмада.
Тормышка гашыйк, пешкән чия төсе кебек матур бу сүзләр төп герой Мионың исеменең тәрҗемәсе. Юкка гына мондый исемне йөртмидер, чөнки ятим үскән егет еллар буе эзләгән әтисе белән очраша.
Гүзәл Сәгыйтова Габдулла Кариев исемендәге татар Дәүләт яшь тамашачы театры директоры
Бу – 33нче театр сезоны башыннан өченче премьера. Спектакльне Санкт-Петербургтан чакырылган иҗади төркем әзерләде. Премьераның режиссёры — театр һәм кино актрисасы, театр режиссёры, тәнкыйтьче, Екатерина Гороховская.
Екатерина Гороховская спектакльнең режиссёры
Бу театрда беренче спектакль куюым. Мин күптән үзенчәлекле тылсымлы әкият куярга теләдем. Монда труппаның минем теләгем туры килде. Кабат бу театрда яңа спектакльләр куяр идем, актёрлар белән бик җылы мөнәсәбәттә, алар көчле профессионаллар.
Альбина Гайзуллина Габдулла Кариев исемендәге татар Дәүләт яшь тамашачы театры актёры.
Танылган әкиятче үз әсәрендә яратуда мәхәббәттә һич шиксез барлык кешеләрдә мохтаҗ, дөньяны иң авыр минутында да саклап калучы хис икәнен тагын бер кат исбатлый. Спектакльдә дә патша үзенең улына якын итеп Мио, минем, Мио дип кабатлый.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәмәтханов, Татарстан яңалыклары.