Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан талантлы мөгаллимнәрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр белән министр Илсур Һадиуллин очрашты. Укытучыларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды.
Менә шундый гади үрнәкләр – макетлар, уеннар, китаплар аша Анна Григорева балаларны белем дөньясына алып керә. Менә алты ел инде ул галәм разведчиклары отрядын җитәкли. Кечкенә эзләнүчеләр йолдызларны, яңа технологияләрне, 3 Д үрнәген, галәмгә очыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.
Безнең отрядлар кече төркемнәргә бүленгән, экипажлар дип йөртелә. Балалар галәм дөньясы гыйлемнәрен үзләштерәләр. Галәм белән бәйле серләрне өйрәнәләр.
Отрядның төп байлыгы – 2017 нче елда халыкара галәм станциясендә булып кайткан әләм. Анна Григорьева балаларга өстәмә белем бирү педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән Бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүче булып танылды. Конкурсның финалы Санкт Петербургта узды.
Анна Григорьева Авиатөзелеш районы өстәмә белем бирү үзәге педагогы
Мин аерым эш эшлим дип санамыйм. Балаларга үземә ошаган, үзем яраткан фән турында сөйлим. Балаларга бу ошый икән, димәк мин максатыма ирешкәнмен дип уйлыйм.
Мөгаллимнәрнең Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре белән республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашты. Җиңүчеләрне мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләде, нәтиҗәле хезмәтләрен билгеләп үтте.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: «Татарстанда белем дөньясына уникаль якын килү формалаша.Санкт Петербургта да моңа соклануларын әйттеләр. Бездә белемнәрне үзләштерү өчен ныклы нигез бар.»
Татарстаннан барлыгы 7 мөгаллим зур казанышлары өчен конкурста призлы урыннарны яулады.
Мурат Метшин, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.