“Җанкисәккәем” спектакленең Камал театры сәхнәсендә куела башлаганына быел 25 ел тулды. Шул уңайдан камалчылар спектакь алдыннан “Җанкисәккәем”нең озын гомерле булуының серләре белән уртаклашты.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Уфадагы гастрольләр вакытында спектакльгә Мостай Кәримнең: “Бик моңсу әсәр”- дип, бәя биргәнен искәртсә, театрның балетмейстеры, Сәлимә Әминова, хореограф буларак “Җанкисәккәем”не үзенең беренче җитди эше дип атады. 1995 елны әлеге әсәрне Туфан Миңнуллин Марсель Сәлимҗановның эксперименталь курсын тәмамлаучылар өчен махсус яза.
Миләүшә Шәйхетдинова Татарстанның атказанган артисты
Азат Хөсәенов композитор, “Җанкисәккәем” спектакленә көй язучы