Россиядә коронавирус сәбәпле кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләр, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Декабрь башында “Роспотребнадзор” хезмәте белгечләре, кунакханәләр һәм хостелларның, яңа елга кунакларны каршылауга әзерлеген тикшерә башлый. Ә хезмәт коллективларына быел, Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга тәкъдим ителде.