Социаль иминият фондының Татарстандагы вәкилләре, эш урыннарында зыян күрүчеләргә, 2001 елдан алып тугыз йөзгә якын автомобиль тапшырган. Өстәвенә, 36 автомобиль быел биреләчәк. Алар кемнәргә тапшырыла һәм гомумән эш урынында сәламәтлекләренә зыян күрүчеләр тагын нинди ярдәмгә өмет итә ала? Хәбәрчебез ачыклады.
Биш бала әтисе Айрат Арсланов гаиләдә төп туендыручы булган. 2019 елның августына кадәр Яңа Чишмә районында комбайнчы булып эшләгән. Игеннәрне урып-җыюдан соң, комбайнны чистартканда, бәхетсезлеккә юлыккан.
Айрат Арсланов: «Комбайнны сүндермичә генә чистартырга тотындым. Әйләнеп йөреп, чистарттым. Ашлык төялә торган урын -шнекка менгәндә таеп егылдым. Шнек мине үзенә тартып китерде».
Шуннан соң операцияләр ясыйлар, тернәкләнү курсын уза. Протез кигерәләр. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк дип саный ул.
Айрат Арсланов: «Мин күп нәрсәгә күнектем, ияләштем. Дэрес, барысы да теләгәнчә барып чыкмый. Эш урынында, техника янында, ашыкмаска, кабаланмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.»
Айрат Арсланов кебек үк, эш урынында зыян күргән дүрт кеше Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән Лада грант автомобильләре алды.
РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Павел Лоханов
Җиде елга бер тапкыр кеше социаль иминият фондыннан автомобиль алырга хокуклы. Зыян күрүчеләр шулай ук өстәмә түләүләр, бензин һәм ягулык-майлау материалларына компенсация дә алырга тиеш.
Быел Социаль иминият фондыннан барлыгы утыз алты автомобиль тапшырыла. Аларның гомуми суммасы унсигез миллион сум. Ел ахырына кадәр алар хуҗаларына бирелеп бетәчәк.
Ә эш урынында бәхетсезлек очракларында зыян күргәннәргә, унтугыз ел дәвамында барлыгы тугыз йөзгә якын җиңел машина тапшырылган.
Айрат Арсланов «Безне онытмаган өчен дәүләтебезгә рәхмәт. Ярдәмнән ташламыйлар, булышалар. Зур рәхмәт.»
Айрат яңа машинада хатыны белән бергә өенә кайтып китте.
Инна Данилова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.