Тәрбияле бала йөзгә аклык китерер. Апас районының “Сәләт“ балалар иҗаты йортында балигъ булмаган балалар арасында терроризм һәм экстремизмны булдырмау чараларына багышланган утырыш узды. Районның мәгариф, эчке һәм яшьләр эшләре бүлекләре белгечләре, тәрбиягә игьтибарны көчәйтү, бу юнәлештә көчләрне берләштерү турында фикер алышты. Апас районыннан безнең чираттагы репортаж.
Өметле киләчәгебез тәрбияле балалар кулында. Утырыш балигъ булмаган балаларны терроризм һәм экстремизмнан саклау, тиешле профилактик чаралар уздыру максатыннан оештырылды. Мәгариф, эчке һәм яшьләр эшьләре бүлекләре җитәкче-белгечләре, балалар иминлеге өчен җаваплы вәкилләр фикерләрен җиткерделәр. Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясе сәркатибе Булат Гатиятуллин хәвефле террорчылык очракларына тукталды, укучыларның социаль челтәрләрдәге тәртибен күзәтеп баруның мөһимлеген әйтте.
Балага дөрес тәрбия бирү, аларның мавыгуларын белеп тору – әхлаклы җәмгыять төзүнең нигезе икәнлеген искәрттеләр.
Луиза Сафина район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Дин әһелләре дә тәрбиянең үзәгендә торырга тиеш. Мәктәп, гаилә, җәмәгать оешмалары, ата-аналар белән бергәләп эшләү, берәүнең дә битараф калмавы зарур.
Алсу Хәйруллина район мәгариф бүлеге җитәкчесе
Утырышта киләчәккә бердәм эш планы кабул ителде.
Гөлназ Вәлиева, Раил Галәвов, Татарстан яңалыклары, Апас районы.