Республикада дару препаратларының беренче электрон системасын ачуга әзерләнәләр. Ул даруларга ихтыяҗ зур булганда, медикаментлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Кирәкле дарулар авыручыларга-бер сәгать эчендә барып җитәргә тиеш булачак. Әлегә бу юнәлештә волонтерлар шөгыльләнә. Аларның эшчәнлеге турында киләсе репортажда.
Даруларны пациентларга илтеп җиткерү юлы җайлы гына. Авырулар аларны өйдән чыкмыйча гына ала. Даруханәгә волонтерлар йөри.
Сөмбел Мөхәммәтгалимова волонтер
Берни кадәр курку бар инде. Без тәҗрибә тупларга өлгердек. Өстәвенә, барлык волонтерлар да куркыныч зонага керми.
Даруларны өйгә табиб билгеләве буенча китереп бирәләр. Дәвалау курсын ул ачыклый. Даруханәгә заявка бирәләр. Ташламалы медикаментлар да коронавирус белән авыручыларга китерелә.
Системада авырулар белән элемтәгә кермәү исәпкә алына. Волонтерлар препаратларны кулга тапшырмый – бусагада калдыралар. Ә табиблар, авыруларны поликлиникада кабул итүдән яки өйдә карап чыкканнан соң, электрон рецептлар язалар.
Мәгълүмат даруханә пунктында онлайн режимда күренә. Ул һәр пациентның дарулар җыелмасын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Медикаментлар складтан да килә. Алар иртәдән үк эшли, тәүлек буе кизү тора.
Республика коронавируска каршы 12 төр препарат сатып алды. Шуларның 11е сатуда. Тагын берсе атна ахырына кадәр кайтарыла. Татарстанда бу исемлеккә 18 меңнән артык кеше исәп тота ала.
Илшат Минһаҗетдинов «Таттехмедфарм» ДУП генераль директоры урынбасары
Дарулар төрләре буенча республика тулысынча комплектларны алачак. Ә сан ягына килгәндә, аларны өләшләп кайтарып бетерәбез.
Ковидка каршы препаратлар республика буенча таратыла. Волонтерлар аларны авыруларга тәүлек дәвамында китереп тора. Тиздән китереп бирү вакыты кыскарачак.
Татарстанда беренче электрон система гамәлгә кергәч, пациентларга кирәкле медикаментларны бер сәгать эчендә алу мөмкинлеге туа.
Вадим Струминский, Мурат Метшин, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.