Түбән Камада этләрне йөртү өчен тагын бер махсус мәйданчык ачылды. Бу инде өченче полигон. Ул шәһәрдә яшәүчеләрнең соравы буенча булдырылды. 44 микрорайонда токымлы эт тотучылар күп икән. Дүрт аяклы дусларга йөгерү, сикерү өчен иркен урын кирәк. Яңа парк койма белән уратып алынган, анда күнекмәләр ясау һәм уеннар өчен махсус киртәләр дә урнаштырылган.
Габби исемле эт барлык биремнәрне дә оста башкара. Ул – Россия чемпионы. Хәрәкәтчән доберманга хәзер йөгерү өчен урын күп. Койма белән уратып алынган мәйданчыкта хуҗасы этен бәйдән ычкындырырга курыкмый. Яңа паркта күнекмәләр ясау өчен дә барлык мөмкинлекләр булдырылган.
Махсус мәйданчык шәһәрдәшләр соравы буенча төзелә. Альбина Хафизова сүзләренчә, 44нче микрорайонда токымлы эт асраучылар күп икән. Ә алар белән шөгыльләнү өчен урын кирәк. Монда кичен дә чыгарга була. Полигонда яктырткыч баганалары урнаштырылган.
Территорияне коммуналь-хезмәтләр тәртиптә тотачак. Этләр артыннан исә хуҗалар үзләре җыештырырга тиеш. Махсус мәйданчыкта шөгыльләнү өчен төп шарт шул. Объектның бәясе ике миллион сум чамасы. Акчаларны муниципалитет бүлеп биргән.