Татарстанда акча түләп фатир алуда «алданган өлешчеләр» проблемасын киләсе елда тулысынча хәл итәргә җыеналар. Ничек итеп? Проблеманы хәбәрчебез дә өйрәнде.
Ташчылар бригадасы төзелеш техникасы кебек тиз эшли. Көйләнгән механизм бер генә минутка да тукталмый. Эшләр 2008 елда башланган, ә биш елдан соң туктатылган. Яңа фатирлар алу насыйп булмаган. Төзүчеләр акчасыз, өлешчеләр тораксыз калган.
Гөлнара Закирова: «Килешү буенча 2015 елның 1 июленә йортны төзеп бетерергә тиешләр иде. Акчаны тулысынча шунда ук түләдек. Күп кеше кредитка акча алды. Шуңа өстәмә түләүләр дә булды. Яңа фатир безгә бик кыйммәткә төште. Кайберәүләр әле дә фатир яллап яшиләр.»
Хәзер МЧСкомплексын яңа компания төзи. Элеккеге төзүче ялгышларын төзәткәннәр. Бер йортның ике катын сүтәргә туры килгән – эшләр норма буенча башкарылмаган.
Проект җитәкчесе Ришат Рәхимов: «Безнең проектлаучыларга ике проектны берләштерергә туры килде. Кисәтүләр, шелтәләр исәпкә алынды. Барлык проблемалар да тиз арада җайга салынды.»
Төзүчеләр процессны тизләтергә тырышалар – өч сменада эшлиләр. Бер үк вакытта мәйданчыкта 21 күтәрү краны һәм меңнән артык белгеч эшли. Киләсе елда якынча мең ике йөз гаилә фатирларга керә алачак. Алданган өлешчеләргә булышу илкүләм программасы эшли.
Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генераль директоры Константин Тимофеев: «Программаны үтәп чыгу өчен ике миллиард сум кирәк. Без бу акчаны тулысынча тәэмин итәбез. Ә эш темпын тагын да тизләтсәләр, акчаны күбрәк бирү мөмкинлеге бар. Фонд белән килешүгә даими төзәтмәләр кертелә. Татарстан бюджетына финанс ярдәме күрсәтелә. Финанслау нәтиҗәле бара.»
Эшләр «Молодежный» торак комплексында да яңартылды — өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды булышкан. 190 фатирлы йорт куллануга бирелгән.
Быел республикада өлешләп түләүчеләрнең бишенче йорты төзелеп бетте. Тагын берсе – Алабугада төзелеш соңгы стадиясендә. Моннан тыш, ике йортта өлешчеләренең хокукларын торгыздылар. Бүгенге көндә Татарстанда проблемалы объектларның бердәм реестрында – 17 йорт, шуларның 9ы – проблемалы. Республикада алданган өлешчеләр проблемасын киләсе елда тулысынча хәл итәргә планлаштыралар.
Регина Сафиуллина, Сергей Павлухин,Татарстан яңалыклары.