Татарстан Дәүләт Советында мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ике йөзгә якын гариза арасыннан 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы финалга чыкты. Җиңүчеләр белән хәбәрчебез дә аралашып кайтты.
Кызыклы уку уенын Рамил Гайнуллин үзе уйлап тапкан. Балаларның игътибарын җәлеп иткән уен яңа сүзләрне өйрәнергә, телне тагын да матуррак, баерак итәргә булыша. Педагог икенче татар гимназиясен җитәкли, үзе укыта да. Туган телне популярлаштыру өчен Хөкүмәт грантын алды.
Рамил Гайнуллин КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры
Конкурста ике йөзгә якын белем бирү учреждениесе катнашты. Финалга 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы чыкты. Бәйге ике этапта узды. Башта читтән торып үзләрен тәкъдим иттеләр. Шуннан соң эксперт комиссиясе баллар куеп, рейтинг төзү өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булды.
Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министры
Конкурсның төп максаты — татар, чуваш, мордва һәм башка телләрдә белем бирүче уку йортларының популярлыгын арттыру.
Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе
Мөгаллимнәргә күбрәк ярдәм итү өчен, республикада «Милли телләрдә укытучы йөз иң яхшы укытучы» конкурсы старт ала. Документлар беренче декабрьгә кадәр кабул ителә. Ә алдагы конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм бишәр йөз мең сум акчалата премияләр алды.
Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.