Юл төзелеше турында Әлмәт районының Миңлебай авылында да сөйләделәр. Ә аны биредә яшәүче халык үзара салым акчасына салырга җыена. Җыенда авыл халкы тагын программада катнашырга теләк белдерде, бу юлы хәтта түләү күләмен дә күтәрделәр.
Миңнебай авыл җирлеге 6 ел үзара салым программасында катнаша. Республика һәр кешегә тагын дүрт тапкыр акча өсти. Бу вакыт эчендә авылда берничә урам асфальтланды, өлешчә яктыртуны да яңарттылар.
Гөләндәм Гайнетдинова Миңнебай авылында яшәүче
Фатыйх Кәрим урамы тулысынча асфальтланды. Күперләр бик начар хәлдә иде, алар ремонтланды.
Мөнирә Сәйфуллина Миңнебай авылында яшәүче
Халык җыенында авыл халкы программада катнашуны дәвам итәргә дип килеште. Моңа кадәр референдумнар узган иде. Соңгы ике елда карар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Һәркемнең үз фикерен белдерү һәм башлыкка сораулар бирү мөмкинлеге бар.
Үзара салым программасында 18 яшьтән өлкәнрәк 770 кеше катнаша. Ә 218 кеше өйдә тавыш биргән, нигездә алар-өлкән буын вәкилләре. Узган ел 400әр сум акча җыйганнар, ә быел түләүне 500 сумга кадәр арттырганнар. Җыелган акчалар юлларны ремонтлауга тотыла. Яшьләр урамын яңарталар — анда 700 метр асфальт салына.
Илдар Рәхимов Миңнебай авыл җирлеге башлыгы
2014 елдан башлап барлык билгеләнгән эшләр йөз процентка үтәлде, авыл кешеләре ел саен программада актив катнаша, моңа бик уңай карыйлар.
Җыенда проблемалы тагын бер мәсьәлә — Лениногорскийга бара торган юл буенда тротуарларны төзекләндерү буенча фикер алыштылар. Район башлыгы юлның куркынычлы участогында 1200 метр тротуар салу планлаштырылуын хәбәр итте. Аны финанслауны хәл итәләр. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән дә сөйләшүләр алып барыла.
Рената Сәетгәрәева, Илшат Бәхтиев, Татарстан яңалыклары, Әлмәт районы.