Коткаручылар башкалабыз халкын бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә. Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында, Казансу елгасында куркынычсызлыкны күзәтә.Гражданлык яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда 100-дән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра.