Дөньяны шаулаткан яңа төзелешләрдә, моңарчы кеше аягы басмаган җирләрне күтәрүдә, тимер юллар салуда, космосны буйсындыруда һәм башка алдынгы эшләрдә кемнәр башлап йөргән дисезме? Әлбәттә комсомоллар. Сезнең белән таныштырачак героебыз Наил Яһудин да үзен –мәңгелек комсомол дип саный. Таныштыру дип әйтү дөрес үк булмас, чөнки җиде бертуган Яһудиннар гаиләсе Татарстан халкына яхшы ук таныш. Безнең махсус репортаж.
Яһудиннар гаиләсен республикада яхшы беләләр. Җәмил Габделхәй улын озак еллар хокук сагында хезмәт иткән, аннары ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетын җитәкләгән шәхес буларак хәтерләсәләр. Шамил Яһудинның нефть промышленносте өлкәсендәге эшчәнлеге күпләргә мәгълүм. Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Шул ук тармакта хезмәт куйган Вил һәм РКБда баш табиб урынбасары булып кешеләр сәламәтлеге сагына баскан Рамил хакында да мактау сүзләре даими ишетелеп тора. Ике кыз туганнары: София үзен – төзелеш, Әлфия программист хезмәтенә багышлый. Биш бертуган ир-егетләрнең олысы – Җәмил Яһудин фәннәр кандидаты, Наил, Шамил, Рамил – фән докторлары. Видеоязмабыз герое Сәрвәрия белән Габделхәй Яһудинар гаиләсе өчен бүләк булып туган — Наил. Аның исеменең мәгънәсе дә бүләк .
Тумышы белән Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Ул әле үсеп җитеп «Кеше» булгач бу авылга асфальт юл салачагын белми. Аның әле яңа теле ачылган чагы. Сиптерә генә чувашча, ә татар телен керәшен авылына күченгәч өйрәнә. Бу аның әти- әнисе укытучылар булып, гел күченеп йөрүгә бәйле.
Газета- журналлар, китап үсеп укуның нәтиҗәсе озак көттерми, Наил Яһудин, Казанда Химия һәм технология институтын тәмамлый.
Ике ел дәвамында СССРда барган иң масштаблы төзелеш эшен кайгыртып, Казандагы күп кенә министрлык һәм ведомстволарның ишеген шакый, ә аннары Чаллыга штаб җитәкчесе итеп күчерелә.
Наил Яһудин Татарстанның атказанган төзүчесе, техник фәннәр докторы
«Үзләрен дөньяны үзгәртүче»,- дип санаган яшьләр көче белән калкып чыга Чаллы каласы да, Камаз да. Идеология үзгәреп комсомол хәрәкәте юкка чыгарылса да, Татарстанда төзелеш отрядлары кабат торгызыла башлагач, Наил Яһудин иң беренчеләрдән булып, ярдәм кулын суза.
Ул арада Әлфия Гарифулла кызы белән үз гаиләсен корып җибәрә, Җәмәгате Әлфия белән ике малай үстерәләр, ә хәзер бер-бер артлы оныклар үсә. Алар өчен үрнәк дәү әти.
Гаиләдә җиде баланың берсе дә әти-әнисенең яманатын чыгармый. Сәрвәрия апа, улларым атказанган булгач, мин дә атказанган әни, — дип горурлана торган була. Наил әфәнденең фәнни ачышлары, патентлары да бар.
Бүген ул җитәкләгән оешма Татарстан Республикасының нефть тармагында экологик куркынычсызлык технологиясе процессларын камилләштерү масатын куйган.
Туган нигез дә гел күңелдә. Наил Яһудин ясаткан чишмәләрдән су алучылар мең рәхмәтле. Әле тагын бер кызык шөгыль дә тапкан Наил Габделхәй улы. Иске автомобильләр җыя. Ретро техинка белән яхшы таныш. Ә иң мөһиме алар матурлык өчен генә түегел , ә барысы да Наил абый кебек хәрәкәттә.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.
Бүген 25 нче ноябрь «Татарстанның атказанган төзүчесе», техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр академиясе әгъзасы Наил Габделхәй улы Яһудинның туган көне. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек һәм һаман шулай комсомолларча яшьлек дәрте бәлән янып яшәвен телибез.