Мамадыш районында «Квантум» балалар иҗаты үзәге базасында , «Кулинария» исемле иң тәмле түгәрәк эшли башлады. Биредә балалар кулинар осталыкка, төрле ризыклар пешерү серләренә өйрәнә ала.
Гөлшат Гаффаровага 9 яшь. Ул инде кечкенә вакытыннан ашарга әзерләргә ярата. Беренче коймагы төерле булса да, хәзер инде яшь булуына карамастан, өстәлгә бутерброд, салат Мимоза һәм наггетсы да бирергә мөмкин.
Тәм-томнар әзерләргә өйрәнү кызларны гына түгел, малайларны да кызыксындыра. Динияр Максимов киләчәктә шеф-пешекче булырга һәм Президентка табын әзерләргә хыяллана. Меню инде әзер, әлеге бәхетле мизгелне көтәсе генә кала.
Ә аның дусты бу кухняга очраклы эләккән. Аңа әзерләү бик ошый, тик менә кулларны гына гел юасы була,бу бик ук ошап бетми икән.
«Кулинария» түгәрәге балалар иҗаты үзәгендә иң кызыклы юнәлешләрнең берсе. Балалар атнага 2 тапкыр 45әр минут шөгыльләнә. Төркемнәрдә төрле яшьтәге10 бала исәпләнә. Дәресләргә көнкүреш әсбаплары, савыт-саба сатып алына һәм үз эшенең остасы чакырыла.
Надежда Медведева «Квантум» балалар иҗат үзәгендә түгәрәк эше педагогы
Ризык пешерүгә кирәкле продуктларны балалар яки ата-аналар сатып ала. Кулинария дәресләренең мәҗбүри шарты-санитар-гигиена таләпләрен үтәү һәм тыңлау. Куллар чиста, фартук киелгән, башта косынка бар, эшкә дә керешергә мөмкин.
Балалар һәм яшүсмерләр йорты түгәрәкләре районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында диярлек эшли. Алар барлыгы 300 дән артык, аларда 150 педагог эшли. «Квантум» Балалар һәм яшүсмерләр йортының йөрәге булды — ул балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү инновацион үзәге. Хәзер түгәрәкләрнең бер өлеше биредә уза.
Балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә әлеге түгәрәкнең барлыкка килүенә шат. Алар үз балаларының уңышлары белән Instagram да уртаклашалар, рәхмәт сүзләрен язалар.
Бәлки бу яшь гурманнар арасында да югары ресторан йортларының булачак шеф-пешекчеләре бардыр. Әмма бүгенге көндә иң мөһиме-балаларның креатив сәләтләре, оригиналь аш-су әзерләү теләге һәм шулай ук коммуникатив күнекмәләр яхшыру.
Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.