Экологик чисталыкны саклау өчен яңа мөмкинлек. Чаллыда чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерларны мәйданчыкларга урнаштыра башладылар. Объектлар инде берничә комплекста — «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә барлыкка килде. Быел аның беренче этабына Чаллы шәһәре дә кертелгән иде.
Чаллы ишегаллары моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән яңа объектлар -чүп-чарны аерым җыю өчен контейнерлар белән тулыланды. Алар «Безнең ишегалды» республика программасы буенча бирелгән. Контейнерларны ноябрь бәйрәмнәрендә урнаштыруга керешкәннәр, хәзер объектлар шәһәрнең берьюлы берничә микрорайонында куелган. Шуларның берничәсе-27 комплекста.
27нче комплексның торак ширкәте рәисе Венера Наумкина: «Бетонлаштырдык, асфальтладык, хәзер менә шундый металл корылмалар ясадык. Аларга контейнерлар урнаштырыла. Бүгенге көндә бишесе куелган, болт белән беркеттек. Бу безнең комплекс өчен яңалык, мондый җайланмалар юк иде.»
Мондый мәйданчыктан берничә йортта яшәүчеләр файдалана ала. 27/01 ишегалдында контейнерлар булмаса да, чүп-чарны төрле секцияләргә бүлеп, яңа объектны куллана башлаганнар. Тик ваемсыз кайбер кешеләр контейнерларны гадәти чүп-чар савытлары кебек кулланыр дигән шик тә бар.
Василий Садыйков: «минемчә, алар безнең шәһәр өчен кирәк. Һәр чүп-чар аерым җыелырга тиеш. Бу безнең өчен дә яхшы бит. Шунысы гына начар, әгәр алар ачык булса, чүп-чар аунап ятарга мөмкин.»