Яңа һөнәрләр-яңа мөмкинлекләр. Алабугада декрет ялындагы хатын-кызлар яңа һөнәрләр үзләштерә. Укыту «Хатын – кызларны эш белән тәэмин итү — өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» федераль һәм «Демография» илкүләм проектлары буенча уза.
Түгәрәк бизәкләрдән алып тулы бер картинага кадәр. Дизайн буенча курсларда укучылар билгеле бер территория мохитын булдырырга өйрәнә. 8 хатын-кыз, барысы да декрет ялында. Курслар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган.
«Демография» илкүләм проекты буенча әниләр төрле кирәкле белгечлекләр буенча белем ала. Мәсәлән, чәч алу, визажист, тырнак буяучы, дизайн , кондитер белгечләре. Яшь әниләрнең «В» категорияле машина йөртүче, ягулык салу станциясе операторы, транспорт буенча белгеч-логист, хисапчы, персонал буенча менеджер һөнәрен алу мөмкинлеге дә бар.
Без һәр курс өчен махсуслаштырылган график программалар әзерләдек. Укучылар проект дизайнын үти. Диплом бирелә, бу белгечлекләр буенча эшли алалар.
Хатын-кызлар үзләре билгеләп үткәнчә,яңа һөнәргә өйрәтү аларга яңа мөмкинлекләр ача. Бүгенге көнгә 63 кеше яңа һөнәр алган инде.
Әлфинә Хуҗина, Михаил Филатов, Татарстан яңалыклары, Алабуга.