Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган. Әмма бу балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чарадагы кунаклар саны чикләнә, шулай ук битлек кию мәҗбүри булачак. Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылыр дип көтелә. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат декабрь башында билгеле булачак.