Буа ветеринария техникумы студенты Айзилә Фәйзрахманова “Абилимпикс” һөнәри конкурсының төбәк этабында үз компетенциясендә беренче урынны алды. Хәзер ул әлеге чемпионатның милли этабына әзерләнә. Үзенең хис-кичерешләре, уңышлары белән ул хәбәрчебез белән дә уртаклашты.
“Абилимпикс” конкурсында катнашырга Айзилә Фәйзрахманова үзе теләк белдергән. Укытучысы белән берничә ай ныклап әзерләнгәннәр. Нәтиҗәдә чемпионатның төбәк этабында икътисад һәм бухгалтер исәбе компетенциясендә ул беренчелекне яулаган.
Алсу Уразаева, экономика фәннәре укытучысы: “Ул исәп-хисап фәннәрен әле өйрәнмичә дә, бик яхшы нәтиҗәгә иреште. Без бары тик катнашыр өчен генә бардык, беренче урынны яуларбыз дип уйламадык та”
“Абилимпикс” — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык конкурсы. Мондый конкурста техникумның беренче катнашуы.
Алсу Уразаева, экономика фәннәре укытучысы: “Моңа кадәр без бу конкурста катнашмадык. Чөнки группаларда мөмкинлекләре чикләнгән укучылар юк иде. Быел исә үзебезне сынап карарга булдык”
Республика буенча беренчелекне яулаган Айзилә бүгенге көндә укытучысы белән чемпионатның милли этабына әзерләнә. Ул 23-26 ноябрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә онлайн форматта үтәчәк.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары.