Бу минутларда Казан Кремленең Благовещение чиркәвендә митрополит Феофан белән хушлашу бара. Хушлашу мәрасиме Татарстан яңа гасыр телеканалыннан трансляцияләнә. Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан 74 яшендә вафат булды. Ул Казан һәм Татарстан Республикасының православие мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертте.
Митрополит Феофан мөһим социаль проблемаларны хәл итүгә, гаилә институтын ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә, динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, бай тарихи һәм мәдәни мирасыбызны саклауга юнәлтелгән иҗади эш алып барды. Аның инициативасы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән мөһим гыйбадәтханә корылмасы — Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу башланды. Митрополит Феофанны Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтары артында җирләячәкләр