Республика Дәүләт Советының чираттагы утырышы 26 ноябрьдә була. Президиум утырышында каралырга тиешле төп мәсьәләләр ачыкланды. Төп мәсьәлә – 2021 нче елга һәм 22-23 нчен елларга планлы бюджет икенче укылышта тикшерелә. Депутатлар дәүләт казнасының керем һәм чыгым өлешләре буенча фикер алыша. Утырышта шулай ук Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек, аны үткәрү буенча вәкаләтләр дә тикшереләчәк, сайлау кодексына төзәтмәләр кертеләчәк. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп еллык актив эшчәнлеге һәм парламент белән хезмәттәшлеге өчен президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка рәхмәт хатын тапшырды.