Буа районының Вольнистан авылын икегә аерып торучы елга аша яңа җәяүле күпере салынды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Буа районының Вольнистан авылын икегә аерып торучы елга аша яңа җәяүле күпере салынды

19.11.2020

Буа районының Вольнистан авылын икегә аерып торучы елга аша яңа җәяүле күпере салынды. Ул республикада эшләп килүче “Авыл территорияләрен төзекләндерү” программасы буенча төзелде. Халык өчен уңайлы булган күперне Буадагы хезмәттәшләребез дә күреп кайтты.

Күперне җирле халык “авылның йөрәге” дип йөртә. Чөнки нәкъ менә аның аша елганың бер ягында яшәүчеләргә аргы якта урнашкан мәктәп, кибет медпункт һәм башка социаль-мәдәни объектларга юл ачыла.

Новости СМИ2

Рәкыйп Камалетдинов, авылда яшәүче: “Әбиләр-бабайлар хәзерге вакытта бит инде йөрергә кирәк, ничек тә күңел ачып кайтырга булса да, чыгарга кирәк. Менә шул иске күпердән йөри иде халык курка-курка. Хәзер, Аллага шөкер, курыкмыйча,  теләсә нинди һава торышында барырлык юл булды”

Моңа чаклы авыл халкы иске күпер аша йөргән. Һәрьелны төзекләндерелеп торса да, аннан чыгуы шактый куркыныч булган.

Рәкыйп Камалетдинов, авылда яшәүче: “Бу басманы төзеделәр 2004нче елда, сайлау вакытында. Моны сайлау вакытында төзедек, бик тизлек белән.  Мәктәп директоры Земдиханов оештырды, Рамил абый белән бергә. Бу басманы ике-өч көндә төзеп куйдылар. Ул ничектер вакытлыча гына килеп чыкмады, шулай торды-торды. Быел 2020нче елга кадәр хезмәт итте. Аны ремонтлап тордык без”

Яңа күпер республикада эшләп килүче “Авыл территорияләрен төзекләндерү” программасы буенча төзелгән.

Новости СМИ2

Рамил Җамалетдинов, Янтуган авыл җирлеге башлыгы: “Шуннан соң без район җитәчесе Ранис Рафисович белән очраштык та, ул “Әгәр дә программага кереп, елга аша күпер салсак, авыл халкы ничегрәк карар икән?”, диде. Мин белә идем авыл халкы бу күпер турында хыялланганын. Чөнки ул һәрбер җыенда күтәрелә иде. (01:54) Бик зур рәхмәт әйтәсем килә район җитәкчелегенә, республика җитәкчелегенә бу программага безне керткәннәре өчен һәм авыл халкы өчен шундый уңайлык тудырганнары өчен”

Күпернең озынлыгы 138 метр. Киләчәктә аны дәвам итеп, тагын да озынайтырга исәплиләр.

Рамил Җамалетдинов, Янтуган авыл җирлеге башлыгы: “Без инде планлаштырып торабыз, киләсе елга да әлеге программа эшләсә, менә бу юлны без дәвам иттерергә телибез, мәктәп белән тоташтырырга һәм кибеткә кадәр җиткерергә дигән планнарыбыз бар әле киләсе елда”

Новости СМИ2

Авыл халкы яңа салынган күпергә “тузан кундырмый”, ике якны бер итеп, рәхмәтләр әйтеп,  аның аша курыкмый чыгып йөри.

Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов.  Татарстан яңалыклары.

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Апас районы Әнәле авылында яшәүче Алия Шакирова — кул эшләре остасы

Апас районы Әнәле авылында яшәүче Алия Шакирова - кул эшләре остасы

Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (20.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (20.11.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+