2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 254 километр юлларны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 8 миллиард 200 млн сум акча билгеләнгән.
Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.
Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.