Республика клиник хастаханәсендә кан плазмасы донорларын җыю турында игълан иттеләр. Бирегә яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгән кешеләрне чакыралар.
Республика клиник хастаханәсенең коронавирус белән авырып терелгән табиблары Covid-19 авыруларына ярдәм итү өчен кан плазмасын тапшырган. Кан бирергә теләге булган 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге донорның Covid-19 белән авыруы турында белешмә кирәк. Әлеге процедура Оренбург тракты, 138б йорт адресы буенча Республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегендә башкарыла.
Донорлар эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 12 сәгать 30 минутка кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 268-32-38 телефоны аша алырга мөмкин.
Оренбург тракты, 138б адресы буенча
Республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегендә башкарыла.
Эш көннәрендә 8:00 – 12:30.
Өстәмә мәгълүмат: 8 (843) 268-32-38