Татарстанның халык артисты Равил Харисов кичә 72 яшендә вафат булды. Республика җитәкчелеге мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Равил Харисов Казан филармониясе солисты иде. Милли җыр сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Җырчы белән хушлашу мәрасиме бүген башкалабызның «Сәйдәш» мәдәният сарае янында булды.