Быел Татарстанлылар республикабыз бюджетына 4 миллиард сумнан күбрәк салым түләгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Салым түләүчеләрнең 1 миллиард 800 миллион сумлык бурычы бар, аның зур өлеше транспорт салымнары. Юридик затларның гомуми бурычы 24 миллиард сум. Татарстанда бер миллион чамасы кеше салым түләүдә ташламалардан файдалана. Белгечләр 2019 нчы елга салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү кирәклеген искәртәләр. Кешеләргә уңайлы булсын өчен, ведомство онлайн-платформаларны кулланышка киңрәк кертте, пандемия шартларында ул аеруча мөһим.