Бөтенроссия экологик онлайн диктант акциясе дәвам итә. Экологик диктант — халыкның төрле катлаулары арасында экология буенча белемнәрне популярлаштыруга һәм белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән, проект ел саен үткәрелә. Медицина битлеге таркалып юкка чыгу өчен 500 ел кирәк. Табигыятькә зыян китермичә генә, аны ничек бетерергә?
БЗ 3 гимназия укучылары белән бергә, республика мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре, министр үзе дә экологик диктантта катнашып, шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләде. Гимназиянең махсус җиһазландырылган кабинетларында Идел, Чулман, Казансу елгаларын чистарту проектлары белән шөгыльләнәләр. Ә экодиктант белемнәрне тикшереп карау мөмкинлеген бирә. Акциядә санитар нормаларны үтәүгә аерым игътибар ителә. Быел анда республикада 12 меңнән артык кеше катнашкан.