Апаста беренче тапкыр мөселман яшьләренең мәдәни-тәрбия үзәге — мәдрәсә төзү эшләре башланды. Ул район башлыгының тәкъдиме һәм ярдәме, шулай ук Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте теләктәшлеге белән салына.
Районда мөселман яшьләре мәдәни-тәрбия үзәген төзү эшенә 3 атна элек керешкәннәр. Ул «Сәләт» балалар иҗат үзәге янында булачак. Субайлар кагылган, нигезен коралар.
Бина 1 каттан тора. Барлык таләпләргә туры китереп, проект буенча эшләнә.
Мирхәт хәзрәт Җамалиев район мөхтәсибе
Алга таба үзәктә төрле дини бәйгеләр, җыеннар, лекцияләр үткәрү, күргәзмәләр оештыру күздә тотыла. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев әйтүенчә, иң мөһиме: балаларга, яшьләргә дөрес итеп яттан коръән укырга өйрәтү.
Мирхәт хәзрәт Җамалиев район мөхтәсибе
Гөлназ Вәлиева, Раил Галәвов, Татарстан яңалыклары, Апас районы.