Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында премьералар белән беррәттән бер-бер артлы юбилей кичәләре уздырыла. Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, “Тантана” премиясе лауреаты Радик Бариевның иҗатын барладык. Тантаналы чарада безнең хәбәрчеләребез дә катнашты.
Радик Бариевның тамашачысы төрле. Иҗатын хөрмәт итеп килүчеләр арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, гаилә белән килүчеләр дә бар. Рушания апаның кичәне күрү теләге шулкадәр көчле булган ки, Нурлат районыннан килгән.
Рушания Ханиева тамашачы
Рушания апа әйтмешли, матур Радик төшкән фотосурәтләр белән фойе тулган диярлек . Анда аның гомер сукмаклары һәм 25 еллык иҗаты тупланган. Беренче роле мәктәптә песи булса, хәзер аның репертуарында Дон Жуан да, Хан рольләре дә бар.
Эльвира Хаббанова тамашачы
Зөлфия Хәлиуллина тамашачы
Иҗат кичәсе Зөлфия Хәлиуллина кебек күрми калганнар өчен аеруча тансык булган «Килмешәк»спектакле белән башланып китте.
Бәрәңге капчыгы өстендә утырып персонаж теле белән әйтсәк, «Җанымны» очраткан егеткә кем 50 яшь бирсен. Ул рольләрендә генә вакытлыча картаеп ала.
Үз амплуасында әлеге җырдагыча бер генә икәнлеге рәсми затлар котлавында да билгеләп үтелде.
Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры
Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, шулай ук Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның рәхмәт хатларын тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән Данис Шакиров котлады.
Чыгыш ясаучылар Радик Бариевның киңкырлы иҗатына зур бәя биреп, яңа иҗади үрләр теләде.
ИлСаф Татарстанның халык артисты
Тормыш юлымда кискен борылыш ясарга тәэсир итүчеләр өчәү. Наил Ибраһимов пантомима аша сәхнәгә китерсә, Марсель Сәлимҗанов эксперименталь төркем җыеп сәхнәгә алып чыга. Фәрит Бикчәнтәев белән мәдәният дөньясындагы театр корабында бергәләп йөзәләр.
Луара Шакирҗанова Татарстанның халык артисты, Камал театры музее мөдире
Кичә барышында , әлбәттә бер төркемдә укыган курсташлары да котлады, тамашачы күңеленә кереп калган Хөршидә-Мөршидә дуэты да искә төшерелде.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.