Казанда яшь язучыларның “Иделем акчарлагы” бәйгесенең 3 нче туры бара. Быел бәйге 20 нче тапкыр оештырылды. Анда Татарстан, Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән яшь авторлар үзләренең әсәрләрен тәкьдим итте. Танылган язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белегчләреннән торган жюри уңай дип табылган әсәрләрне сайлап алды. 3 нче этапта катнашу өчен 43 автор чакырылды. Алар өчен осталык дәресләре, язучылар, “Иделем акчарлагы” бәйгесендә алдагы елларда җиңеп чыккан яшьләр, татар басмалары вәкилләре белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә. Соңгы турда катнашкан конкурсантларның әсәрләре “Иделем акчарлыгы” дип исемләнгән җыентыкта басылып чыга.