Республиканың 200 мең йорты Интернетка тулысынча тоташтырылырга тиеш, бу барлык торак пунктларга да кагыла. Президента Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе әгъзалары белән очрашуда шундый бурыч куйды.
Ассоциация Советы Рәисе, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе директоры Рифкат Миңнеханов цифрлы трансформация буенча мәгариф программаларын эшләү тәкъдиме турында хәбәр итте. Берничә проектны «Таттелеком» компаниясе тәкъдим итте. Татарстан Президенты республика бу юнәлештә лидерлык позицияләрен алырга тиеш, дип билгеләп үтте. Предприятиеләргә урыннарда стратегияне эшләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Без цифрлаштыру турында сөйләшкәндә, иң мөһиме — кадрлар. Техник һәм технологик шартлар булдырырга мөмкин, әмма кадрлардан башка бу мөмкин түгел. Дәүләт идарәсе һәм бизнесның барлык дәрәҗәләрендә кирәкле компетенцияләргә ия булган кешеләр булырга тиеш.