Күптән көтелгән вакыйга. Казанда «Кафтан. Хәзерге заман төрек дизайнерлары күзлегеннән Госман империясе киемнәре» күргәзмәсе ачылды. Ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында 13 декабрьгә кадәр эшлиячәк. Күргәзмәдә Сарайдагы оригиналь Госман костюмнарының реконструкцияләре тәкъдим ителгән. Затлы киемнәрне хәбәрчебез Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
Телеэкраннарда баручы “Гаҗәеп гасыр” сериалын яратып караучылар яраткан актерларының киемнәрнен хәзер үз күзләре белән күрә ала. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Юныс Эмре Институты ярдәме белән Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы һәм «Төрек авиаюллары» авиакомпаниясе тарафыннан “Госман империясе костюмнары” күргәзмәсе оештырылды.
Госман империясе 1299 елдан алып 1922 елга кадәр яшәгән иң көчле дәүләтләрнең берсе. Территориаль чикләр даими киңәю һәм дәүләт шактый күп төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне үз эченә алу сәбәпле Госман империясе бик күп төрле киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрнең купшылыгы Госман дәүләтенең көч-куатен һәм әлбәттә байлыгын чагылдырган.
Әлеге костюмнар хәзерге заман төрек дизайнерларына илһам чыганагы. Кафтан, Госман империясе киемнәре күргәзмәсендә барыгы егерме бер костюм тәкъдим ителгән. Аларны әзерләнгәндә ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, мех, парча киндер тукымалар файдаланылган. Бизәнү әйберләре сыйфатында алтын һәм көмеш җепләрдән аппликацияләр, пайеткалар, энҗеләр һәм сәйләннәр, инглиз челтәрләре һәм гипюр кулланылган.
Анталиянең даими белем бирү институты дизайнерлары күргәзмә өчен заманча интерпретациядә «Сөембикә ханбикә» костюмын махсус әзерләгән. Осталар традицион татар хатын-кызлары киеменә нигезләнеп, Сөембикә ханбикә белән бәйле тарихи вакыйгаларга таянып эш иткән.
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан: «2020 нче ел Россия һәм Төркия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел. Шулай ук ТАССР оешуга да 100 ел. Әлеге күркәм даталарны берләштереп, без Казанда күргәзмә оештырырга булдык.»
Күргәзмә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында 13 декабрьгә кадәр эшлиячәк.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.