Республика авыл эшчәннәре еллык эшкә йомгак ясарга әзерләнә. Зәй районы быел ашлык җитештерүдә беренче урында. Яшелчә, бәрәңге дә уңды быел. Үзләрендә продуктлар эшкәртү дә нәтиҗәле оештырылган. Зәй агросәнагтаь комплексының эш тәҗрибәсе турында киләсе репортажда.
Зәй агросәнәгать паркында ярымфабрикатлар эшләп чыгарыла. Яшелчә, бәрәңге, суганны юып, турыйлар, төргәкләргә салалар. Алардан тәмле ашамлыклар әзерләнергә тиеш. Продуктлар балалар табыны өчен әзерләнә. Сменага ике тоннага якын яшелчә урнаштырыла.
Елена Глухарева: «без бәрәңге, суган, кишерне төргәкләргә салып, саклауга озатабыз. Алар балалар бакчаларына , мәктәпләргә җибәрелә. Ашханәләрдә тәмле кайнар ризыклар пешерәләр. Барысына да ошый.»
Агропаркның ит цехы да бар. Кибет киштәләренә яки мәктәп ашханәсенә эләккәнче, ит продуктлары җентекле тикшерү уза.
«Зәй» Агросәнәгать паркы технологы Аркадий Шалафаев: «Пандемия башлангач, җитештерү беркадәр кимеде. Партнерлар эзләдек. Хәзер җитештерүчәнлек кабат артты. Продуктларны эшкәртеп, балалар бакчаларына, мәктәп ашханәләренә озатабыз.»
Агросәнәгать паркында продуктларны эшкәртү күләмен арттыруның мөһимлеген аңлыйлар. Кешеләргә эш урыннары саклана, бюджетка өстәмә акча да керә. Бу башка агросәнәгать комплекслары өчен дә яхшы үрнәк.
«Зәй» Агросәнәгать паркы җитәкчесе Руслан Рәхимҗанов: «Биредә продуктларны сыйфатлы итеп эшкәртү мөмкинлеге бар. Бәяәләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел. Безнең башка агросәнәгать комплекслары белән товар алмашу мөмкинлеге туса, тагын да яхшырак булачак.»
Зәй районы — республикада җитештерү күләме буенча лидерларның берсе. Быел биредә рекордлы уңыш — 200 мең тоннага якын ашлык җыйналды, байтак яшелчә үстерелде.
Эшкәртү системасы җайга салынган. Нәкъ менә алар тәҗрибәсе үсешне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Фәнис Мөхәммәтов, Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.