Моңарчы күрелмәгән проект! Безнең телерадиокомпания һәм Россия юристлары Ассоциациясенең республика бүлеге, «Хөкемдар» уртак проектын башлап җибәрә. Яңалыклар чыгарылышыннан соң, безнең Россия-1 каналында татар телендә беренче юридик шоу эфирга чыга.
Программада чынбарлыктагы хәлләр – акчага бәйле мәсьәләләр, гаилә низаглары һәм башка тормыш хәлләрен карап булачак. Сценарийларны профессиональ юристлар яза, хөкемдар ролендә — конституцион судның гамәлдәге хөкемдары, ә җавап бирүчеләр һәм дәгъвачылар — республиканың танылган актерлары.Тел белгечләре проектның сөйләм чисталыгын күзәтеп барачак. “Хөкемдар” шоу программасын карарга онытмагыз!