Республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мәчетләрдә татар теле курсларын арттырырга тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәм, Диния нәзарәте узып баручы елны Туган тел елы дип игълан иткән иде. Хәзер Казанда зур татар мөселман мәктәбе ачу зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Бу юнәлештә мәчетләрнең эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрү өчен, грантлар белән тәэмин итү, имамнарның вәгазьләр сөйләү осталыгын арттыру да мөһим.