Моңарчы күрелмәгән проект! Безнең телерадиокомпания һәм Россия юристлары Ассоциациясенең республика бүлеге, «Хөкемдар» уртак проектын башлап җибәрә.Киләсе дүшәмбе көнне безнең Россия-1 каналында nатар телендә беренче юридик шоу эфирга чыга.
Һәр программада чынбарлыктагы хәлләр – акчага бәйле мәсьәләләр, гаилә низаглары һәм башка тормыш хәлләрен карап булачак. Сценарийларны профессиональ юристлар яза, хөкемдар ролендә — конституцион судның гамәлдәге хөкемдары, ә җавап бирүчеләр һәм дәгъвачылар — республиканың танылган актерлары.Тел белгечләре проектның сөйләм чисталыгын күзәтеп барачак.Һәр дүшәмбе көнне безнең яңалыклар чыгарылышыннан соң, тугыз тулып ун минутта “Хөкемдар” шоу программасында карарга онытмагыз!