Торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләре өчен түләмәскә кирәк. Бу турыдагы закон ноябрь башында гына имзаланды. Шул уңайданТатарстан Иҗтимагый палатасында экспертлар фикер алышты.
Биредә шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре буенча чираттагы кайнар линия узды. Сораулар нигездә торак милекчеләренең җыелышлары, йортларның сыйфаты һәм капиталь ремонт турында иде. Иң күп шикаятьләр – йортларны артык җылытуга бәйле. Фикер алышуда кайбер йортларда һава торышына бәйле рәвештә йортларда җылылыкны көйләүче җиһазларның булмавы билгеләп үтелде.
Ирек Шәйдуллин ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары