Бу минутларда Казанда Муса Җәлил театрында каһарман шәхес Борис Кузнецовны соңгы юлга озаталар. Ул Идел буе федераль округында яшәгән соңгы Советлар Союзы Герое иде. Легендар сугыш ветераны кичә 94 яшендә вафат булды. Аның гомере чын мәгьнәсендә каһарманлык, Ватанга тугрылык үрнәге иде. Сугыштан соң да бар гомерен җир йөзендә тынычлык, иминлекне саклауга багышлады, совет халкының тиңдәшсез батырлыгына мәдхия җырлады. Борис Кузнеөов хөрмәтенә Казанда элемтәчеләргә һәйкәл дә куелды.
Сугыш каһарманы Борис Кузнецов миллионлаган татарстанлы өчен батырлык, намус, җиңүгә омтылыш символы булып тора. Фронтка 43 нче елның маенда китә. 791 нче артиллерия полкының 8 нче батарея элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә. Днепрны кичкәндә, уң як ярда плацдармны киңәйтү буенча барган сугышларда аерылып тора. Берничә тапкыр Кузнецов штаб белән өзелгән элемтәне тоташтыра. Укчылар ротасында сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә. 1944 елда күрсәткән батырлыгы өчен сержант Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Борис Кузнецов Советлар Союзы Герое
Борис Кириллович 45 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнаша. Сугыштан соң Казанга кайта, заводта эшли. Лаеклы ялга чыккач та, актив иҗтимагый эш алып бара, ветераннар хәрәкәте лидерларының берсе була. Ул безнең дәүләт телерадиокомпаниясе сюжетларының герое да иде.
«Рядовые России» циклында Днепрны кичү, дошман тылында кыйммәтле мәгълүматларны эзләп табу серләре турында сөйләде. Борис Кириллович Самарада узган легендар Хәтер парадында да катнашкан.
Быелның май аенда легендар фронтовик Лаештан видеоэлемтә режимында башкалада Җиңү Байрагын күтәрергә мөмкинлек бирде.
Бу кадрларда аны республика Президенты шәхсән үзе туган көне белән котлый.
Ә монысы Борис Кузнецов белән атна ярым элек булган соңгы әңгәмә. Анда үзе катнашкан Җиңү парадлары һәм ил башлыгы белән даими очрашулары турында сөйләде. Борис Кириллович Кузнецов — Идел буенда Советлар Союзының соңгы Герое, миллионлаган кешеләрнең хәтерендә, тарихта кала торган мәңгелек легенда.