Иң куанычлысы — Исмәгыйль Шәрәфиевның  эше дәвам итә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Иң куанычлысы — Исмәгыйль Шәрәфиевның  эше дәвам итә

17.11.2020

Һөнәренә тугры булып калды дигәнне бүгенге буын яшьләре аңламаска да мөмкин. Ә менә Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев гомере буе журналистикада эшләде. Ул утыз елга якын үз чорында иң көчле, иң зур тиражлы “Татарстан яшьләре” газетасын җитәкләде. Исән булса, бүген аңа 70 яшь тулган булыр иде. Алдагы язмабыз да танылган журналист, Татарстанның hәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Исмәгыйль Шәрәфиев хакында.

***

Новости СМИ2

Кеше язмышы әнә шул аклы-каралы фотосурәтләр кебек. Ак бәхеткә төренгән чаклар да, болытлар куерган вакытлар да була. 1972 ел, август ае. Роза һәм Исмәгыйль Шәрәфиевләрнең туй рәсеме. Иң бәхетле көннәре. Әкият кенә туй белән тәмамлана шул, ә тормыш башлана гына. Университет хорында җырлап йөргән иренең шәһәрдә туып–үсүгә  кармастан мунча һәм йортны да үз куллары белән сала алуын,  абруйлы мөхәррир булачагын да яшь килен Роза әле белми.  Дилом алгач та, Исмәгыйль Шәрәфиев хезмәт юлын Социалистик Татарстан газетасында әдәби хезмәткәр буларак башлый. Аннан гомерлек маягы «Татарстан яшьләре» газетасы белән бәйле чор башлана. Башта  тәрҗемәче, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркәтип, редактор урынбасары.  Илдәге сәяси вәзгыятьтә үзгәреш җилләре исә башлаганда Исмәгыйль Шәрәфиевнең ул җилләргә каршы торырлык тәҗрибә җилкәне әзер була. Нәкъ шул шанлы елларда ул “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире итеп билгеләнә. Дөрес газетаның кыйбласы сәяси иҗтимагый түгел, ләкин заман фәлсәфәсен тоемлаган кыю фикерле мәкаләләрне халык ябырылып диярлек әлеге газетадан укыды.  Бу беренче чиратта баш мөхәррирнең редакция коллективы белән эшли белү, икенчедән газета укучының  моң-зарына да битараф булмауга нәтиҗәсе. Капчык-капчык хат ала иде ул вакыт  «Татарстан яшьләре» редакциясе. Безнең архивта Исмәгыйль Шәрәфиевнең «Татарстан яшьләре» газетасының юбилее уңаеннан биргән интервьюсы саклана.

Татарстан телевидениесе фондыннан , 2005 ел

 Исмәгыйль Шәрәфиев

Кыңгыраван чыңлатып яза белүче журналистлар Әлфия Самат, Флюра Низамова, Айрат Садыйк,  Рина Зарипова, Миңназыйм Сәфәров, Атлас Гафиятов,  шуларның берничәсе генә.Үзе дә «Татарстан яшьләре»ндә баш мөхәррир булып эшләгән Ислам Әхмәтҗанов фикеренчә, сүзне даруга манып та, агуга манып та әйтергә була. Исмәгыйль  үз газетасы белән халыкка дәва бирде. Чыннан да 300 мең тираж белән чыккан газета бит ул «Татарстан яшьләре». Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше, дусты, күршесе  Риман Гыйлемханов фикерен дә тыңлау урынлы булыр.

Новости СМИ2

 Риман Гыйлемханов журналист

Булганннан бар да була диләр бит халыкта.  Коеп куйган  мөхәррирне дәлилләп язырга өйрәтүен дә еш искә ала хезмәттәшләре.

 Исмәгыйль Шәрәфиев

Новости СМИ2

Йөрәккә манчып язучы газета редакциясе бер мәлдә ябылу алдыннада кала. Газетага тугры укучылар хәленнән килгәнчә өлеш кертә. Газетаны саклап калуда Беренче Президент ярдәме дә зур була. Чөнки халык, та илбашы да мөхәрриргә ышана. Исмәгыйль Сәлмән улы – татарның иң уңышлы, иң яраткан газетасы “Татарстан яшьләре”н чыгаручы күренекле шәхес, мөстәкыйль фикерле, җор телле оста журналист буларак республикабыз тарихында, татар халкының күңелендә мәңгегә калачак дип язган иде Минтимер Шәймиев Роза ханымга юллаган телеграммасында.

Үзе мөхәррир булудан тыш, ул никадәр журналистлар, мөхәррирләр тәрбияләгән остаз да.

Исмәгыйль Шәрәфиев

Киләчәге турында уйлый белгән  «Татарстан яшьләре» мәктәбен үткән студентлар шактый. Равил Сабыр, Раиф Усманов, Фирдүс Гыймалтдинов, Гөлнара Сабирова, Айгөл Гыймранова. Саный китсәң бик күп. Хәзер үзе шәхси дүрт газета чыгаручы Лилия Сөнгатуллина. Минем тормыштагы кайсы вакыйганы гына алсаң да, Исмәгыйль абый белән бәйле.  Мин мәктәпне тәмамлаганда, “Журналист буласың килсә” дигән конкурс уйлап чыгарды. Шул конкурста катнашып, Журналистика факультетына имтихансыз кердек. Студент вакытта ук мине эшкә алды. “Исмәгыйль абый Бөтенебезне  фатирлы итте», — дип искә ала. Гомумән аны искә алмаган хезмәткәр юк редакциядә .

Кешене Хәтер яшәтә. Татар халкының онытылып барган милли йолаларын кайтаруда да Татарстан яшьләре газетасы бик зур чаралар үткәреп килде.  “Нәүрүз чибәре, “Озын толым”, “Каз өмәләре”, Татарча көрәш ярышлары. Шунысы куанычлы Исмәгыйль Шәрәфиевнең  эше дәвам итә. Быел республика белән бергә «Татарстан яшьләре» газетасына да  100 ел тулды.

 

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (13.11.20)

Яңалыклар (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (13.11.20)

Казанда Муса Җәлил театрында каһарман шәхес Борис Кузнецовны соңгы юлга озаталар

Казанда Муса Җәлил театрында каһарман шәхес Борис Кузнецовны соңгы юлга озаталар

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+