Кешенең никадәр күп телне, төрле халыклар традицияләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белүе — зур байлык. Саба районының Иштуган урта мәктәбендә укучыларның күбесе татар, рус , удмурт телләрендә иркен аралашалар. Олы тормышка әзерлек , гореф –гадәтләрне өйрәнү дә мәктәптән башлана. Чит телләрне дә өйрәнәләр. Бердәмлек, дуслык җепләре турында киләсе репортажда.
Иштуган бистәсе райондагы күпмилләтле торак пунктларның берсе. Төрле милләт вәкилләре дус булып , тел лөгатҗ , гадәт вә әхлак алмашып гомер итәләр. Татарча, русча, удмуртча сөйләшү , аралашу аларга бернинди авырлык тудырмый.
Удмурт биюе буенча да кызлар өчен практик өлеш булды. Бию хәрәкәтләре өйрәнелде.
2017 елның көзендә Саба районында удмуртларның милли мәдәни автономиясе оетырылды , аның җитәкчесе итеп Иштуган урта мәктәбе директоры Анатолий Макаров билгеләнде.
Иштуган урта мәктәбендә укытучылар, әти-әниләр үрнәгендә милләтләр арасындагы дуслык кебек мәңгелек кыйммәтләр яши 1әм киләчәк буыннарга да тапшырыла.