Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында киләсе елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде. Бюджетны формалаштырганда, Дәүләт Советы комитетларының да тәкъдимнәре исәпкә алынды.
Татарстан радиосының “Депутат каналы” туры эфир тапшыруында Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев үзе җитәкләгән комитет эшчәнлеге, аеруча игътибар ителергә тиешле юнәлешләр белән таныштырды, радиотыңлаучыларны борчыган, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Бүгенге актуаль әңгәмә кунагы да Азат Хамаев.
-Хәерле иртә, Азат Кыямович!
- Актуаль әңгәмәбезне күптән түгел Татарстан Дәүләт Советында бюджет проекты кабул ителүеннән башлыйк. Бертавыштан кабул ителгән бюджет халыкның социаль тормышын яхшырту дигәндә нәрсәләрне күздә тота?
- Ел үтеп бара , пандемия шартларында төп финас законын үтәп бетерүдә нинди кыенлыклар килеп туды?
- Көнкүрештәге каты калдыкларны үтильләштерү буенча Татарстан Республиасында нинди максатчан эш алып барыла?
- 4. Экологик яктан чиста ашамлыклар җитештерү буенча нинди юнәлешләр бар?
- Мәгълүм булганча, Иделне чистарту өчен Федераль һәм Татарстан күләмендә закон кабул ителде. Идел чистартыла башладымы?
- Экология, көнкүреш калдыкларын үтильләштерү, гомумән сез җитәкләгән комитет белән бәйле сорауларга җавапны белү өчен тамашачылар кайда мөрәҗәгать итә ала?
-Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Азат Кыямович!
Азат Хамаев Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе