Актаныш районының сәләтле балалар гуманитар гимназия-интернатында тантаналы чара булып узды. Быел гына сынау аша бишенче сыйныфка укырга кергән укучыларны гимназия сафларына кабул иттеләр. Әлеге чара бишенчеләр өчен генә түгел, гимназия коллективы, әти-әниләр өчен дә күркәм бәйрәмгә әйләнде. Актаныш районыннан-безнең чираттагы репортаж.
Туган илебезне яратырга, ата-баба мирасына лаеклы алмашчылар булырга, гимназияне матур эшләр белән данларга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечкенәләргә ярдәм итәргә, гимназист исеменә тап төшермәскә. Антта шундыйрак җөмләләр бар.
Актаныш гимназиясенең әлеге статуста белем һәм тәрбия бирә башлавына быел тугыз ел. Уку йортының максаты — намуслы татар кызларын һәм егетләрен тәрбияләү. Коллектив ныклы адымнар белән әлеге максатка ирешеп килә.
Гимназияне тәмамлаган укучылар төрле юнәлешләр буенча югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр.
Гимназиядә якташлары, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштергән музей да ачылды. Дәресләргә дә укучылар “Тәфтиләү” көен тыңлап керә. Гимназистлар милли уен коралларында уйнарга өйрәнә. Курайчылар, бик күп фестивальләрдә җиңү яулаган “Хәзинә” бию, “Ак нур” вокаль ансамбльләре бар.
Актаныш гимназиясендә Татарстан районнарыннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән килгән балалар да укый. Резеда Рәфыйкова Оренбургтан килгән.
Бишенчеләрны кабул итү тантанасында мәртәбәле кунаклар Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да катнашты.
Гимназия заманнан алда атлый. Биредә укучыларга цифрлы икътисад өчен кирәкле күнекмәләрне бирү максатыннан Ай ти лаборатория оештырылган. Инглиз теле тирәнтен укытыла, гуманитар фәннәр генә түгел, математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрдән дә укучылар югары уңышларга ирешә, бердәм дәүләт имтиханнары баллары югары, республика олимпиадаларында призлы урыннар алу саны буенча да республикада алдынгылар рәтендә.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.