Республикада көнбагыш һәм ашлык кукурузы уңышын җыю төгәлләнеп килә, шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Гектарыннан 104 центнер уңыш. Мамадыш игенчеләре кукуруз басуларын бөртеккә суктыру белән мәшгуль. «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексы җәмгыяте кырларында техника бер генә минутка да тынып тормый. Мамадыш кырларыннан- безнең репортаж.
Руслан Мальцев — «Азык-төлек программасы» агросәнәгать җәмгыятенең тәҗрибәле комбайнчысы. Игеннәрне урып-җыю тәмамланганнан соң, кыр корабын кукурузны бөртеккә суктыруга көйли һәм кабат басуга кукуруз урырга ашыга. Сменага 23әр бункер орлык суктырып ала.
Руслан Мальцев «Азык-төлек программасы» АПК җәмгыяте комбайнчысы
Биредә кукурузның Ромвель, Родригес, Демогрин сортлары игелә. Алар бөтенесе дә гибрид сортлар. Чәчүлек материал белән “Татагрохимсервис” тәэмин иткән. “Азык-төлек программасы” комплексы әлеге җәмгыять белән берничә ел хезмәттәшлек итә. Аларның тәкъдиме белән басуларның уңдырышлылыгын күтәрү, үсемлекләрне чүп үләннәрдән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау чараларын башкаралар. Бу хезмәттәшлекнең файдасы, уңыш алуның күтәрелә баруында чагыла. “Агрохимсервис” вәкилләре җәмгыять басуларында бөтен агротехник чаралар вакытында катнашалар. Уңышны җыеп алганда да комбайнчылар янында алар.
Иван Афанасьев «Азык-төлек программасы» АПК җәмгыяте агрономы
–Кукурузны быел 1800 гектардан артыграк мәйданда үстердек. 500 гектарын силоска салдык. Хәзер бөртеккә суктырабыз. Комбайннарыбыз иртәнге 6да эшкә керешеп, кичке 6га кадәр эшли. Уңыш бик яхшы чыга. 1500 тонна бөртек суктырып озаткан көннәр дә булды. Хәзергә 700-800 тонна китә.
Мамадыш кырларында быел игеннәрнең гектарыннан уртача 38 әр центнер уңыш җыеп алынган. Кукурузның гектарыннан 48 центнер уңыш алырга исәпләре. Түбән бонитетлы Мамадыш туфрагының, бер вакытта да бу кадәр уңыш биргәне юк иде әле.
Ильяс Гаптрәхимов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе
Районның Урта һәм Түбән Шүләңгер авыллары арасындагы басуда исә гектардан 86 центнердан артык уңыш җыеп алалар. Аның бер өлеше ашлык кабул итү предприятиесенә киптерергә озатыла. Бер өлеше исә Түбән Ушма комплексына базга салына.
“Тәкәнеш” бүлекчәсе басуларында да кукуруз урагы кызу темплар белән бара. Биредә аның чәкәнен тышчалары белән тураталар. Сабак массасы шулай ук җиргә сиптерелә. Бу – “карнаж” дип атала. Аны Тау Илендәге базларга тракторлар белән тапталар һәм өстен полиэтилен пленка белән каплап, консервация ясыйлар.