Буа районындагы Яңа авылда юллар салына. Төзекләндерү муниципаль берәмлекләр советы оештырган конкурста откан грант акчалары хисабына алып барыла. 30 кеше яшәгән авыл моңарчы юлсызлыктан интеккән. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Моннан тыш, авылда электр линиясен дә яңартканнар. Яңа авылның яңа уңайлыклары турында чираттагы язмада.
Ачның хәлен тук белми, дигәндәй, юлсызлыкның ни икәнен хәзер күпләр оныткандыр. Яңа авыллылар исә юл газабы белән яхшы таныш – алар монда элек-электән начар булган.
Ренат Хәйбуллин авылда яшәүче: «Юллар монда, гомумән, юк иде. Яз-көз монда машиналар белән йөрүе авыр иде. Юллар өчен шат инде, әлбәттә. Бер ун ел элек салган булсалар, тагын яхшырак булган булыр иде»
Әнвәр Низамов авылда яшәүче: «Элек юлларны исәпкә алганда кайсы вакытларда атна буе кереп булмый иде. Бигрәк тә кыш көне, буран томалап китә, беркая чыгып булмый. Аны инде көрәк белән көрәп кенә бетереп булмады, бик авыр булды. Менә хәзер, Аллага шөкер, шушы бәхеткә ирештек»
Юллар муниципаль берәмлекләр советы конкурсында отылган грант акчасы хисабына салына. Гомуми бюджет – миллион ярым. Яңа авыл бу максатка очраклы гына сайланмаган.
Азат Әхмәтҗанов Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы: «Хәзер бит инде кечкенә авылларга бик әһәмият бирелми, бетә торган авыллар, диләр. Шуңа күрә без уйлаштык та, бу авыл бик матур җирдә урнашкан, монда табигать тә матур, халкы да яхшы. 30 кеше бу авылда тора, бүгенге көндә юл юк иде авыл эчендә. Автолавка килә – керә алмый, мусоровозлар килә – керә алмый, кайткан кеше дә керә алмый. Юл булмагач, үзегез беләсез инде. Шуңа күрә без менә шул грант акчасын шушы авылга юлларны ремонтлауга тотарга булдык»
Эшләрне «Дорсервис» оешмасы башкара. 600 метр озынлыктагы урам юлларына вак таш җәелә.
Назым Фәхретдинов «Дорсервис» оешмасы җитәкчесе: «Бу авылда без дүртенче көн эшлибез. Ике көннән бетерергә тырышабыз инде, юлны. Иң беренче безнең максат – матур итеп, сыйфатлы итеп юл салырга. Авыл халкы безнең хезмәттән бик канәгать булып калсыннар дип калабыз»
Моннан тыш авылда электр линиясен дә яңартканнар. Анысы да «Авыл торак пунктларын төзекләндерү» программасы буенча.
Азат Әхмәтҗанов Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы: «Быел шул программа нигезендә безгә акча бүлеп бирелде. Яңа авылда утны ясап киттеләр, менә бүгенге көндә яп-якты, халык көлеп әйтә инде «Безне Лас-Вегас ясадыгыз инде», дип. 38 яктырткыч монда куелды, яп-якты»
Кечкенә авылның яңа сулыш өрелгән мәле. Хәзер якты авыл урамыннан сазга батмыйча иркенләп йөрергә булачак.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.