Агач утырту-изге гамәл, дигән борыңгынар. Тирә — юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы агачлар утырту — барыбызның да уртак бурычы. Түбән Кама шәһәренең Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 5нче йортта яшәүчеләр дә агачлар утырту өмәсенә чыкканнар. Хәзер биредә биредә торучыларны каен, миләш, чыршы агачлары сөендерәчәк. Өмәдән хәбәрчебез репортаңы.
Кулларында көрәк, тырма булса, күңелләрендә — җыр. Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 5нче йортта яшәүчеләр өмәгә чыгалар. Ишегалдында агачларны утыртырга яшәүчеләр үзләре теләк белдерә.
Өмәгә яше дә карты да чыга. Идарәче компания дә бу чарадан читтә калмый. Алар эш кораллары, туфрак һәм үсентеләр белән тәэмин итәләр. Нәтиҗәдә – территориягә 12 чыршы, 10 миләш, һәм 10 каен утырталар. Әйтергә кирәк, йорт Республикакүләм “Безнең ишегалды” программасына да эләгә. Биредә асфальт катламын яңарталар, машина кую урыннарын киңәйтәләр.