Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган «Барлау» концерты узды. Премия 2021 елның 15 февралендә өч номинациядә биреләчәк: «Хатын-кыз тавышы», «Ир-ат тавышы», «Халыкчан җырчы». Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.Концертта татар эстрадасының күренекле җырчылары катнашты.Һәм аларның күбесе Илһам Шакиров исемендәге премиягә дәгъва кыла. Әлеге , концерт премияне җанландырып җибәрүнең бер ысулы», — дип билгеләп үтте Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин.
Кадим Нуруллин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры