Федераль хөкүмәттә үзгәрешләр. Ирек Фәйзуллин Россия төзелеш министрлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Боерыкны ил премьер-министры имзалады. Ирек Фәйзуллин Казанда туып-үскән, күп еллар төзелеш өлкәсендә эшләде, ун ел Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгын җитәкләде. Универсиадага, башка зур халыкара вакыйгаларга объектлар төзүдә кураторлык итте. Социаль ипотекага йортлар, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, күп фатирлы йортларны, шулай ук хастаханәләрне, поликлиникаларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны оештырды. Аның катнашында республикада җәмәгать киңлекләрен масштаблы төзекләндерү эшләре башкарылды.