Бүген-эчке эшләр хезмәткәрләре көне. Республика премьер-министры Алексей Песошин полиция хезмәткәрләрен һәм хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шәһәр һәм районнар урамнарында тәртип, республика халкының тыныч яшәеше, үз иминлегенә ышанычы сезгә бәйле, — дип билгеләп үтте Алексей Песошин. Ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында бүген зур күләмле дәүләт бурычлары тора, алар сыйфатлы һәм вакытында башкарылачак дип ассызыклады.
***
Ә кичә, бәйрәм алдыннан традиция буенча, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренә яңа машиналар бирелде.
Барлыгы 88 машина. Ачкычларны тапшыру тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты..Ул полиция хезмәткәрләренә тынгысыз яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Коронавирус йогышы таралу куркыныч сәбәпле, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен ел елның авыр килүен билгеләп үтте. Хезмәткәрләр үз алларына куелган барлык бурычларны да үтәде. Җинаятьчелекнең үсешенә юл куелмады.